«Россия телләре» ПЕНы белдерүе

“Россия телләре” (“Языки России”) ПЕН үзәге — Халыкара ПЕН клубның танылган әгъзасы. Без Халыкара ПЕН Хартиясендә күрсәтелгән кыйммәтләрне уртаклашабыз. 

ПЕН хәрәкәте һәм халыкара әдәби җәмгыятьтә безнең проектны нәрсә аерып тора? 

Аның күптеллелеге.

Россия әдәбияты дөньяда асылда бары рус теленә генә бәйләп карала. РФда барган русификация башка телләрнең һәм ул телләрдәге әдәбиятларның бетүенә китерә. Шул сәбәпле без әлеге телләргә һәм әдәбиятларга халыкара дәрәҗәдә вәкиллек тәэмин итә торган оешма ясарга карар кылдык.

Халыкара ПЕН Конгрессында бездән: Ни өчен исемдә “Россия” сүзен кулландыгыз? Бу сез үзегез каршы чыккан мәдәни доминантлык чагылышы булмасмы? Башка юллар юкмы? — дип сорадылар. Бу сораулар гаять урынлы, чөнки Россиянең күп территорияләре колонияләштерелгән, һәм төп халыкларның кайбер вәкилләре үзләрен аның өлеше дип санамый…

Исемне без җентекләп уйладык, төрле вариантларны карадык, бу эштә безнең максатыбыз бөтен дөньяга мәгълүм илнең исемен “ачып күрсәтү” һәм аның артында ниләр торганын күзгә күренерлек итү булды: милли телләрнең һәм мәдәниятләрнең изелүен, сәяси репрессияләрне, расизм, шовинизм, милитаризмны.

Безнең ПЕНда төрле тел вәкилләре бар: кемдер үз туган телендә яза, кемдер аның урынына русификация нәтиҗәсендә рус телендә яза. Безне аеруча әрнеткән тема — тел иерархиясен генә түгел, ксенофобия һәм пропаганда таккан үз телеңнән оялуны да җиңү. Безнең максатыбыз — рус теленең хакимлегеннән баш тарту, барлык әдәбиятларның да укылуга һәм тәрҗемә ителүгә хаклы булуын күрсәтү. 

Безнең арада рус телендә язучылар үз миссияләрен рус әдәбиятына тәнкыйди бәя бирүдә, аның империячел тенденцияләрен һәм колониаль мирасын аңлап, эшкәртүдә күрә. Һәм без барыбыз да ПЕН үзәкне телләр һәм мәдәниятләр арасындагы тиң, тигез әңгәмә урыны дип саныйбыз. Безнең эшчәнлекнең ике төп гамәли юнәлеше бар.

Беренче юнәлеш — РФ телләрендәге әдәбиятларның үсеше. Безнең оештыру эшләрендәге тәҗрибәбез күрсәткәнчә, бу җыелма төшенчә халыкара җәмәгатьчелеккә җентекләп аңлатуны таләп итә, чөнки РФның башка телләре озак вакыт дәвамында алар өчен “күренмәс зонада” калып килде.

Россия кануннары аз санлы төп халыклар дип бары тик кайбер (кеше саны 50 меңнән кимрәк булган) төркемнәрне генә таныса да, без мондый статусны билгеләү хокукы халыкларның үзләрендә булырга тиеш дип саныйбыз, шул исәптән саны бу чиктән артып киткән халыкларда да. Без шулай ук Россия телләре исәбенә мигрантларның телләрен дә кертәбез (миграциянең кайчан булуына карамастан).

Россия Федерациясендә яшәүчеләрнең өчтән бере диярлек үзен рус булмаган этник төркемгә кертә. Һәр бишенче кеше туган теле дип башка телне күрсәтә. Ә илдә кулланылышта булган йөздән артык тел ЮНЕСКО тарафыннан юкка чыгу куркынычы янаган телләр дип билгеләнелә.

Дистәләрчә ел дәвамында тел сәясәтенең ассимиляциягә корылуы һәм мәдәниятне үзәкләштерү расизм, ксенофобия һәм империячел иерархия структураларының тирән тамыр җәюенә китерде. Мәгариф системасы рус телен мәдәниятнең бердәнбер абруйлы теле дәрәҗәсенә күтәрде, шул ук вакытта башка телләр күренмәс хәлдә кала һәм акрынлап үз әһәмиятен югалта. Бу хәл мәдәни хакимиятнең Мәскәү белән Санкт-Петербургта туплануы аркасында тагын да кискенләшә: Россия телләрендәге мәдәни эшчәнлекне тану еш кына русчага тәрҗемә ителү-ителмәүгә бәйле булып кала.

2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр рус телен «дәүләт төзүче халык» теле дип игълан итте. Моңа кадәр кануннар башка барлык телләрдә укытуны мәҗбүри булмаганга әйләндерде, мәктәп дәресләрен кыскартты яки бөтенләй гамәлдән чыгарды. Әдәбият өлкәсендә дә шул ук схема күзәтелә: институтлар, резиденцияләр, премияләр, нәшрият челтәрләре һәм халыкара игътибар нигездә тик рус телендәге әдәбиятка гына юнәлә.

Без исә туган телләрдә уку һәм язу өчен цензурадан азат мәйдан булдырырга һәм аны үстерергә, тел кардәшлеге нигезендә чикләр аша бәйләнешләр корырга телибез. Моның өчен без күптелле антологияләр һәм әдәби журнал чыгарырга, үз милли телләре белән яңадан бәйләнеш урнаштыручы кешеләр өчен тәрҗемә остаханәләре һәм әдәби лабораторияләр оештырырга планлаштырабыз.

Эшебезнең икенче юнәлеше — ПЕНның классик көн тәртибе: сүз һәм вөҗдан иреге, башкача фикерләүне һәм сугышка каршы чыгышларны бастыруга юнәлтелгән дәүләт репрессияләрен һәм цензураны күзәтеп, тикшереп бару.

Бүген Россиядә, аерым алганда, феминистик һәм ЛГБТК+ тематикасы белән эшләүче авторларны эзәрлекләү көчәйде. Соңгысы, уйдырма “экстремизм” маддәсе нигезендә, законнан тыш дип игълан ителде. Феминистик әсәрләр дә акрынлап тыелырга тиешле категориягә күчә, чөнки алар массакүләм идеологик мобилизация коралы буларак кулланылган “традицион кыйммәтләр” турындагы рәсми риторикага каршы килә.

Без әлеге формальләштерелгән һәм формальләштерелмәгән чараларны һәм тыюларны, үзгәреп торган репрессив тенденцияләрне күзәтеп барырга, һәм Россия дәүләтенең сүз сәнгате өлкәсендәге репрессив сәясәте тенденцияләре турында халыкара җәмәгатьчелеккә ел саен хисап тәкъдир итәргә ниятлибез.

Без төрле телләрдә язабыз, әмма безне бер уртак позиция берләштерә, һәм ул — “Россия телләре” ПЕН үзәгенең әгъзасы булуның төп шарты. Безнең һәркайсыбыз өчен дә 2014 елда башланган һәм 2022 елда тулы масштаблы һөҗүмгә әверелгән Россиянең Украинага каршы сугышы һичнинди аклавы булмаган халыкара җинаять булып тора. Без моның өчен җаваплылыкны Россия Федерациясе күтәрә дип саныйбыз һәм аны халыкларны һәм этник төркемнәрне үзбилгеләнү хокукыннан мәхрүм иткән Россиянең колониаль яулап алуларының дәвамы итеп карыйбыз.

“Россия телләре” ПЕН үзәге баштан ук күмәк эш һәм актив хезмәттәшлек мәйданы буларак күзалланды. Нәкъ шуңа күрә без максатларыбызны һәм принципларыбызны уртаклашкан яңа әгъзаларның, шул исәптән авторлар, тәрҗемәчеләр, мөхәррирләр, нәширләр, журналистлар, блогерлар һәм тел активистлары кушылуын көтәбез. Оештыру этабы тәмамланганнан соң (2026 елның июленнән) без яңа хезмәттәшләрне һәм фикердәшләрне каршыларга шат булырбыз!