«РОССИЯ ТЕЛЛӘРЕ» ПЕНы: КЫСКАЧА ТАРИХ

«Россия телләре» ПЕН үзәге барлыкка килгәнгә әле күп вакыт узмады. Әмма аның үз эченә озак елларга сузылган уртак эш тәҗрибәсен, үзара ышаныч һәм хезмәттәшлекне алган тарихы бар, ул безгә әлеге оешманы төзергә мөмкинлек бирде.

Бүген ул тарихны язу җиңел түгел: исемнәрнең, хезмәттәшләрнең һәм очрашу урыннарының кайберләрен атап булмый. Шулай да күптелле ПЕН үзәк төзү фикеренә ничек килүебезне кыскача булса да бәян итү мөһим дип саныйбыз.

Бу хәлләр 2016 елда башланды. Швециянең РФдагы илчелегенең мәдәният буенча киңәшчесе, Стокгольм китап фестиваленең элекке кураторы Стефан Ингварссон ике илнең яшь авторлары һәм тәрҗемәчеләре арасында мәдәни алмашу мәйданчыгы булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Шулай итеп Готланд утравындагы Висбю шәһәре хөрмәтенә аталган рәсми булмаган «Висбю төркеме» барлыкка килде. Әлеге шәһәрдә күпләргә таныш Балтыйк язучылар һәм тәрҗемәчеләр үзәге (BCWT)  https://bcwt.org/ урнашкан, һәм нәкъ шул үзәк безнең беренче очрашу урыны булды.

Швециядә һәм Русиядә берничә очрашу үткәрелде, мәдәни бәйләнешләр һәм белгечара элемтәләр челтәре барлыкка килде, Скандинавия укучылары өчен РФның эчке сәясәтендәге иң мөһим темаларны, шул исәптән көчәя барган репрессияләрне һәм цензураны швед телендә яктырткан басмалар сериясе, «Готланд диалогы» проекты туды. Очрашуларның берсе Казанда узды. Анда татар язучылары татар теленең Татарстандагы хәле турында сөйләделәр. Нәкъ шул вакытта безнең фикер алышуларда дөньяда Россия вәкиллегенә рус теленең монополиясе һәм аның руслаштыру коралы буларак роле турында сүз башланды.

Пандемия вакытында төркем онлайн рәвештә эшләде һәм уртак проектлар кысаларында текстлар бастырып чыгаруын дәвам итте. Киләчәк стратегияне билгеләү өчен пандемиядән соң оештырылган беренче зур Zoom очрашу очраклы рәвештә 2022 елның 24 февраленә туры килде.

Без барыбыз да ул көнне хәтерлибез. 2014 елдан бирле Украинага каршы төрле чаралар кулланып игълан ителмичә алып барылган сугыш ул көнне тулы масштаблы һөҗүмгә әверелде.

Мәдәният турында сөйләшү өчен бер дә уңай вакыт түгел. Әмма нәкъ менә шул һөҗүм безнең киләчәк стратегиябезне билгеләде.

Безнең кайберләребез протест белдергән ачык хатны әзерләүдә һәм таратуда катнашты. Әмма моның белән генә чикләнеп булмавы билгеле иде.

Төркем үзгәртеп корылды: Россия ягыннан катнашучылар ярдәм алды, киләсе адымнар турында фикерләшү, яңа хезмәттәшләр һәм фикердәшләр эзләү мөмкинлегенә ия булды.

Беренче тапкыр: Сугышка каршы караштагы россияле әдәбият әһелләренә рәсмирәк структура, уртак вәкиллек мәйданы  кирәкме? — дигән сорау күтәрелде.

Әлеге сорауга төгәл җавап ике елдан соң, яңартылган төркемнең ябык очрашуында бирелде. Ул вакытта төркем инде егермегә якын кешене берләштерә иде. Очрашу Берлин Әдәби Коллоквиумында (LCB) узды. Бу урын символик яктан Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң алман әдәбиятына яңача күз салу һәм аны нацистлык мирасыннан арындыру максатында төзелгән «47 төркеме» белән тыгыз бәйләнгән.

Ике ел эчендә төркем киңәйде һәм яңарды. Иң мөһиме — без яңа структураның рус теле белән генә чикләнә алмавын аңладык. Киресенчә, ул Россиянең төрле телләре һәм әдәбиятлары арасында әңгәмә мәйданына, аларны Россияне инерция буенча антиколониализм терәге дип кабул иткән дөньяга таныту чарасына әйләнергә тиеш иде.

Без «Рәсәй телләре» ПЕН үзәген төзергә карар кылдык.

ПЕН — чөнки ул аңлаешлы, халыкара дәрәҗәдә танылган формат һәм күпмилләтле челтәр. Аңа кушылып, төрле илләр белән, шул исәптән РФ телләренә кардәш телләре булган илләр белән дә чикләр аша әңгәмә корырга мөмкин.

Тагын бер елдан соң, 2025 елның гыйнварында, PEN International белән киңәшүләр һәм фикер алышулардан соң, Берлиндагы еллык очрашуда рәсми рәвештә безнең ПЕН үзәккә нигез салынды.

Процедураны PEN Internationalның яңа үзәкләргә ярдәм өчен җаваплы  халыкара сәркатибе, Норвегия язучысы Арне Свинген күзәтеп барды.

Үзәкнең идарә органы һәм вәкилләре сайланды.

2025 елның сентябрендә Краковта узган Халыкара ПЕН конгрессында без Швеция ПЕНы һәм PEN Berlin тәкъдиме белән Халыкара ПЕНның тулы хокуклы әгъзалары итеп кабул ителдек.

Быел без ике зур проектны эшли башлыйбыз: Россия телләрендәге заманча текстларны тәкъдим итәчәк «Әсир телләр» антологиясе һәм РФда тел хокукларының һәм мәдәни хокукларның бозылуын күзәтү проекты.

Июль аенда, оештыру тәмамланганнан соң, без яңа катнашучыларны кабул итә башлаячакбыз.