Без кем
Россия Федерациясенең төрле теллəрендə иҗат итүче, авторитарлыкка һəм сугышка каршы карашлы бəйсез əдиплəр берлəшмəсе.
«Россия теллəре» ПЕН үзəге əгъзалары арасында шагыйрьлəр, прозаиклар, драматурглар, эссечылар, тəрҗемəчелəр, тəнкыйтьчелəр, əдəби инициативалар оештыручылар, нəшрият мөхәррирләре бар.
Безнең максатлар
Үстерү
Россия Федерациясенең төрле теллəрендəге əдəбиятны үстерү, рус теле гегемониясен бетерү һəм башка теллəрнең дə аның белән бертигез дəрəҗəдə ишетелү хокукы булуына ирешү.
Мəгълүмат җиткерү
Халыкара җəмəгатьчелеккə РФның төрле теллəрендəге əдəбиятта нилəр баруы турында еллык хисап тəкъдим итү. Анда төп игътибарны цензурага, мəҗбүриләүгə, коллаборационизмга һəм тел хокукларын бозуга юнəлтү.
Ярдәм итү
Россия хакимияте тарафыннан эзəрлеклəнгəн иҗатчыларга һəм тел активистларына ярдəм итү, репрессиялəрне, бигрəк тə рус булмаган теллəрдə иҗат итүче авторларга карата басымны халыкара җəмəгатьчелеккə күрсәтү.
Булышу
РФ эчендəге бəйсез язучылар һəм укучылар берлəшмəлəренə булышу, цензурасыз / ирекле текстларны тарату һəм фикер алышу өчен куркынычсыз юллар табу.

БЕЗ НИЛӘР ЭШЛИБЕЗ
Без әлегә шартлы рəвештə «Əсир теллəр» («Captive Languages») дип аталган антология төзергə ниятлибез. Бу күптелле китап Россия теллəрендə язылган һəм инглиз теленə тəрҗемə ителгəн төрле жанрдагы 20-25 заманча текстны үз эченə алачак. Төп тема — тел хокуклары һəм үзбилгеләнү хокукы өчен көрəш тарихы.
«Əсир теллəр» антологиясен төзү барышында без иҗади лабораторияләр һəм тəрҗемə остаханәләре оештырырга телибез. Беренчеләре туган телдə иҗат итү күнекмəлəрен торгызуга һəм үстерүгə юнəлгән булса, икенчесендә теләгән кешеләр РФ теллəреннəн дөнья теллəренə тəрҗемə итүдә катнашачак.
Ачык яки ябык төркемнəрдə РФ халыклары телләрендә язылган текстларны уку һəм фикер алышу оештырылачак. Бу чара кысаларында без киләчәктә лабораториялəребездə катнашырга яңа авторларны җəлеп итəргə тырышырбыз.
Күмəк мөхәррирлек нигезендə эшлəячəк онлайн журнал РФ халыкларының төрле теллəрендəге текстларны бастыру мәйданы булачак. Төп максатлар — дөнья телләренә тəрҗемəләр белән эшләү, яңа жанрларны үстерү һəм безнең Үзəк өчен мөһим булган темалар турында фикер алышу.
Яңалыклар
ХӘБӘРДАР БУЛЫГЫЗ!
Яңа басмалар турында хәбәрдар булып тору өчен безнең яңалыклар таратуга язылыгыз.
Язылып, сез безнең PEN-үзәк турында электрон хатлар аша яңалыклар алып торырга ризалашасыз. Сез теләсә кайсы вакытта хатлардагы сылтама буенча язылудан баш тарта аласыз. Безнең Хосусыйлык сәясәтен карагыз.
